Pesni.guru - сайт для Гуру
Өзелә үзәгем, өзелә,
Кайлардан табыйм соң дәвалар?
Сулышым кагылса гөлләргә,
Гөлләр дә ялкынлап яналар.
Өзелә үзәгем, өзелә...
Йолдызлары сүнде күгемнең.
Кайда соң яп-якты көннәрем,
Ник гамьсез бер сабый түгелмен?..
Өзелә үзәгем,өзелә,
Хыялның каерылды канаты.
Нигә соң. язмышым, күз яшьнең
Ачысын,тозлысын яңарттың?..
Өзелә үзәгем,өзелә...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2