Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Чулпан Йосыпова - Сагынырсың әле | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Шаулап аккан яшьлек дәрьясының
Мин сул булсам, уң як ярыдыр син.
Язгы сулар ургып ага алмый,
Сагынырсың әле, сагынырсың.

Җәйге таңнарымның чык бөртеге,
Кышларымның энҗе карыдыр син.
Күбәләге кара урманымның,
Сагынырсың әле, сагынырсың.

Дөньяларны язлар үзгәртә дип,
Торналарны көтеп зарыгырсың.
Тавышларың җырларыма тиңләп,
Сагынырсың әле, сагынырсың.

Оныталсаң, оныт-үпкәләмим,
Бәлки сагышлардан арынырсың.
Үткәннәрне сагынып, барыбер син
Каеннарга килеп сарылырсың.

Шаулап аккан яшьлек дәрьясының
Мин сул булсам, уң як ярыдыр син.
Язгы сулар ургып ага алмый,
Сагынырсың әле, сагынырсың...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-