Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәйдәр Бигичев - Бөдрә таллар | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Рөстәм Яхин көе
Мостафа Ногман сүзләре

Бөдрә таллар таң җиленнән
Тирбәлә талгын гына;
Бер сандугач өзелеп-өзелеп
Моңнарын агылдыра.

Ул гүзәл кош безгә ниләр
Әйтергә тели икән?
Әллә монда килгәннәрнең
Хисләрен сөйли микән?

Бөдрә таллар, зифа таллар,
Ефәктән киенгәннәр.
Ләкин, кайгы баскан кебек,
Инешкә иелгәннәр.

Иелмәгез, һәр таң килеп,
Сандугач сезгә кунсын!
Мәңге-мәңге мәхәббәтнең
Серләрен сөйләп торсын!


Другие названия этого текста
  • Рөстәм Яхин Музыкасы - Бөдрә таллар (0)
  • Хәйдәр Бигичев - Бөдрә таллар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-