Pesni.guru - сайт для Гуру
Тилмереп көткән
Яшьлекләр үткән.
Оныткансыңдыр
Син мине күптән.
Оныткансыңдыр…
Соңдыр шул, соңдыр —
Ялгышлар шулдыр,
Язмышлар шулдыр.
Син инде мине
Сагынмыйсыңдыр.
Ул да сагынмый,
Дип уйлыйсыңдыр.
Сагынмыйсыңдыр…
Соңдыр шул, соңдыр —
Ялгышлар шулдыр,
Язмышлар шулдыр.
Яратмыйсыңдыр…
Яратсаң әгәр,
Килгәләр иде
Синнән бер хәбәр.
Яратмыйсыңдыр…
Соңдыр шул, соңдыр —
Ялгышлар шулдыр,
Язмышлар шулдыр.
Другие названия этого текста
- Филус Кахиров - Сондыр шул (1)
- Филюс Кахиров - Соңдыр шул (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1