Pesni.guru - сайт для Гуру
Белә микән еракларда
Ялгызым йөргәнемне.
Дөньяларның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.
Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.
Белә микән аның өчен
Янганны, көйгәнемне.
Тормышымның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.
Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.
Белә микән юлларына
Һәр көн саен килгәнемне.
Түзәр хәлләрем калмады:
Сагындым сөйгәнемне.
Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.
Другие названия этого текста
- ТАТАРСКИЕ ПЕСНИ - ХИТ - Расим Низамов - Сагындым сойгэнемне (муз. Мудариса ГАЗЕТДИНОВА, сл. Халисы Мударисовой) (0)
- Расим Низамов - Сагындым сойгэнемне (nov versia) (0)
- Cалават Закиров - Сагындым сойгэнемне (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1