Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Таhир Асыл Гәрәй - МИНА СИН КИРЭК ( музыка, аранжировка - Таhир Асыл Гәрәй, слова - Гульфии Шакировой ) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Таhир Асыл Гәрәй көе Гөлфия Шакирова сүзләре

Еллар узып торсалар да,
Яшьлектә кала күңел.
Янәшәмдә сөйгән ярым,
Бик бәхетле мин бүген.

Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.

Үпкәләшкән чакларда да,
Күңел сиңа талпына.
Авыр булган минутларны
Үтик әле сак кына.

Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.

Йөрәгемнең түрләрендә,
Чәчәк аттың гөл кебек.
Килер көнгә сөенешеп,
Яшик әле гөр килеп.

Сөю-сынау гомердә,
Миңа бары син генә кирәк.
Урын юк анда башкага,
Дип,тибә минем йөрәк.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-