Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

спэшл ту ю, - мааам) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Үпкәләмәгез язмышка
Гүзәлия көе, Гөлфия Шакирова сүзләре

Кешедән күрмә ялгышны,
Иң элек үзең уйлан.
Ул бит синең ялгышларың,
Буласы, димәк, булган.

Киләчәккә алып барма,
Калсын алар үткәндә.
Ялгышларың гыйбрәт булыр,
Киләчәкне көткәндә.

КУШЫМТА:
Үпкәләмәгез язмышка,
Үпкәләмәгез һич тә.
Бик күп тирән серләр ята,
Күңел түрендә, эчтә.

2) Шашкын хисләргә юл бирмә,
Акыл үлчәвенә сал.
Бик авырлык булганда да,
Дөреслек юлында кал.

Үпкәләмәгез язмышка,
Ул язмыш бит синеке.
Үткәннәрең, киләчәгең,
Түгел әллә кемнеке.

3) Һәрбер кылганнарың өчен,
Иң элек син җаваплы.
Бары тик, бары үзеңнән,
Эзли күр син җавапны.

Беркайчан әйләнеп кайтма,
Җибәргән ялгышларга.
Уңышсыз булган көнеңне,
Сылтама язмышларга.


Другие названия этого текста
  • спэшл ту ю, - мааам) (0)
  • Айдар и Айгиза Галимовы - Упкэлэмэгез язмышка (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -