Pesni.guru - сайт для Гуру
Күңелкәем канатланды
Сине тәү күргән чакта;
Хәзер яна йөрәккәем
Уйлабам синең хакта.
Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Оныт, дисең, араларны
Ничек өзәем икән;
Аерылу газабына
Ничек түзәем икән?
Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Хәтерләсәң яшьлегеңне,
Күзләреңә яшь тулыр;
Эх, диеп бер үкенерсең —
Гомерләр үткән булыр...
Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов (14 сезон) - Юкка упкэлэгэн булып.. (1)
- Салават - Юкка упкэлэгэн булып (0)
- Салават Фәтхетдинов - Юкка упкэлэгэн булып (Соңлама, 2002) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1