Pesni.guru - сайт для Гуру
Кем кемне эзләп тапты да,
Югалтты соң кем кемне?
Кем бүген ныграк сагына?
Моң-сагышлар кемнеке?
Йөрәктәге яраларның
Сызлавы бәлки бетәр.
Синме мине, минме сине?
Кем кемне гафу итәр?
Кем кемне газаплый һаман,
Кем үзәген кем өзә?
Кайсыбыз шулай сагына?
Кайсыбыз чак-чак түзә?
Кем кемне чынлап ярата,
Кем вакытлыча гына?
Кем кемне шулай ташлады
Моң-сагыш кочагына?
Другие названия этого текста
- Салават - Кем кемне гафу итэр (1)
- Салават Фатхетдинов - КЕМ КЕМНЕ ГАФУ ИТЭР)) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1