Pesni.guru - сайт для Гуру
Тормыш булгач, бар да була –
Һәр көне бәйрәм түгел.
Еламас өчен елмайсаң
Күтәрелә ул күңел.
Тормыш булгач, бар да була –
Шатлыгы да, чире дә.
Акыллы да була алам,
Булам тиле-миле дә.
Тормыш булгач, бар да була –
Тозлы шул күз яше дә.
Еллар үтеп торсалар да,
Без гел яшьлек яшендә.
Дөньяны колачлаганда,
Беләгебез талмасын.
Яшик әле шулай итеп,
Үкенечкә калмасын.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1