Pesni.guru - сайт для Гуру
Тал арасы, тал арасы,
Талда былбыл баласы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Сокланасы, таң каласы:
Талларда таң карасы.
Сагынганда тыным белән
Тартып кына аласы.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Тал арасы, таң карасы,
Миндә йөрәк ярасы.
Икәүләшеп табаекчы,
Кавышулар чарасын.
Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Другие названия этого текста
- Энже Ибрагимова - Сандугачым - былбылым (татар халык жыры) (0)
- Римма Ибраһимова - Сандугачым-былбылым, халык җыры (0)
- Саф Хислэр - Сандугачым-былбылым (0)
- Римма Ибраhимова - Сандугачым былбылым (0)
- Азат Зартдинов - Сандугачым-былбылым (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2