Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Резеда Шарафиев - Бэхет сонлап килмэсен | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Бер киек каз ялгыз оча,
Кайда икән дуслары?
Язмыш тузанын туздырып,
Әйләнәдер Җир шары.

Үткән еллар үткән инде,
Алдагысын кем белсен?
Бәхет килсә, бүген килсен,
Соңга калып килмәсен.

Карыймын да очкан кошка,
Уйланам әллә ниләр.
Бәхеткәйнең кайсы яктан
Киләчәген кем белгән?

Үткән еллар үткән инде,
Алдагысын кем белсен?
Бәхет килсә, бүген килсен,
Соңга калып килмәсен.

Сөйдем дә мин, сөелдем дә,
Гомерләр үтеп бара.
Бәхетемне көтә-көтә,
Инде чәчләр агара.

Үткән еллар үткән инде,
Алдагысын кем белсен?
Бәхет килсә, бүген килсен,
Соңга калып килмәсен.

Бәхет эзләп һәр кош кайта
Оясы булган якка.
Тапкан бәхет бәхетмени,
Ярың булмагач янда?

Үткән еллар үткән инде,
Алдагысын кем белсен?
Бәхет килсә, бүген килсен,
Соңга калып килмәсен.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-