Pesni.guru - сайт для Гуру
1) Синең якты карашларың
Җаныма үтеп керде.
Эчәр суларым да тәмле
Без кавышканнан бирле.
к/а. Гомер юлын җырлап үтик
Сөеп-сөелеп кенә.
Ходай биргән бәхетем син
Бердәнберем син генә.
2)Татлы йокыларга талам
Сихри назларыңда.
Бик бәхетле парлыларның
Кушыла җаннары да.
к/а.
3)Атлап түгел, очып йөрим
Мәхәббәт канатында.
Бары тик сине сайладым
Мәңгегә яратырга.
к/а.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1