Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Раяз & Рэсим Фасиховлар - Янында булганда кадерлэ(Рэсим Фасихов кое, Гульнара Сабирова сузлэре) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Булганны кадерлә

Мәңгегә тугандай бу җиргә
Җыйганда тормышның бар ямен,
Онытма: югалган табылмый,
Бирердәй булсаң да галәмне.

КУшымта:
Мәңгелек түгел бит берни дә,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.
Югалткач кайтара алмассың,
Яныңда булганда кадерлә.

Чит-ятка күз төшеп беркөнне,
Үз ярың калдырма үткәндә.
Кем сиңа көч бирер, талчыксаң,
Кем килер син өзелеп көткәндә?

Кышларда язларны сагынып,
Гомернең алдыннан йөгермә.
Вакыт тап дусларга, туганга,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.

Гөлнара Сабирова.
Рәсим Фасихов музыкасы.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-