Pesni.guru - сайт для Гуру
1. Елга ага борма-борма,
Аннан тауга борыла.
Тау янында минем авыл
Урман белән орына.
КУШЫМТА:
Җир йөзендә авыллар күп,
Тик минеке бер генә.
Иң гүзәле, иң матуры
Туган авылым син генә.
2. Ерак түгел, тирәсендә
Чишмә, күлләр, әрәмә.
Ак мамыктай каз-үрдәкләр
Сибелгәннәр чирәмгә.
КУШЫМТА.
3. Болыннарга чәчәкләрдән
Гөлләр генә түшәлгән.
Тирәкләрдә сандугачлар
Быел тагын ишәйгән.
Другие названия этого текста
- ансамбль Умырзая (Белебей) - Туган авылым (0)
- Минхажева Зульфия - Туган авылым (-) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2