Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Миляуша Шакирова - Яшлегем эзлэре | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынгач
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, сагынам өзелеп,
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.

Назлы җил, йомшак җил китерә
Чәчәкле болыннаң исләрен.
Мин тоям, мин тоям җилләрнен
Яшьлектән наз булып искәнен.
Сагынам, сагынам өзелеп,
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.

Бирелеп уйларга, хыялга
Тыңлыйм мин чишмәнең агышын,
Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп,
Җырлыйлар яшьлегем хисләрен.
Саклаган, саклаган авылым
Давыллы яшьлегем эзләрен.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-