Pesni.guru - сайт для Гуру
Кузгалаклы болыннар,
Тузганаклы болыннар,
Балачак узган урамнар,
Чәчем тузган урыннар.
Кузганаклы болыннардан
Йөрим һаман узгалап
Җилләр искән, очкан-киткән
Балачагым тузганак.
Сибелделәр чәчләрем,
Акты-китте яшьләрем.
Күрешергә килгән идем, –
Балачак, ник дәшмәдең?
Эзлим туган җирләрдән,
Йөгереп менгән үрләрдән.
Кире җыеп алыр идем,
Мөмкин булса, җилләрдән..
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1