Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лилия Муллагалиева - Сине сойгэн яр бар, онытма(минус-демо) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Өметләрдә яна дәртле йөрәк,
Яшәрбез уртак җыр барында.
Тирбәтермен моңнарыма салып,
Кал син бары, кал син янымда.

Онытма, онытма мин барын,
Сәламем - һич тынмас җырларым.
Янәшә булырлар һәрвакыт
Йөрәгем, хисләрем, уйларым.

Канатың талганда мине уйла,
Көч өстәр канатлы җырларым.
Күзләрең яшьләнсә, миңа кил,
Таралыр җыелган моңнарың.

Югалтмам, югалтмам мин сине,
Кайнарлык җитәрлек йөрәктә.
Син - минем тиңсез җыр канатым,
Син миңа ышаныч, терәк тә.

Аңлый җаным агымсу халәтен,
Ирексез ярлардан аерыла.
Үземнең күгемдә калыйм, калыйм,
Ходаем, канатым каерма.

Онытма, онытма мин барын,
Сәламем - һич тынмас җырларым.
Янәшә булырлар һәрвакыт
Йөрәгем, хисләрем, уйларым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-