Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лилия Муллагалиева - Без бит авыл кызлары (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

1. Бәйрәмнәрне онытмыйбыз
Гадәтләрне саклыйбыз.
Авылдан чыккан булсак та
Заманнан калышмыйбыз.
Өчпочмак бәлеш пешереп
Бик еш кунак сыйлыйбыз.
Мул табынлы һәм кунакчыл
Авылның кызлары без.

КУШ-ТА: Бер эштән дә курыкмыйбыз
Без бит авыл кызлары.
Утта янмый, суда батмый
Авылның йолдызлары.
Авылны гөлбакча итә
Кызларның булганнары.
Шәһәрне дә ямьләндерә
Авылның уңганнары.

2. Сыерында савабыз без,
Печәнен дә чабабыз.
Кирәк икән әле хәтта
Утынын да ярабыз.

3. Өлгер егетләр яр итә
Чибәр авыл кызларын.
Саклап, яклап яшәр өчен
Җирдәге йолдызларын.
Уңган тырыш булсын һәрчак
Авыл егет-кызлары.
Гөрләп балкып кына торсын
Татарның авыллары.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Лилия Муллагалиева "Без бит авыл кызлары" Лилия Муллагалиева "Без бит авыл кызлары"
    Э. Сафина сүзләре, Л. Муллагалиева көе төп рольләрдә:Лилия Муллагалиева һәм Актаныш районы Зөбәер авылы халкы Сценарий: ...