Гомер агышларын сизми Эшсөярләр, сабырлар. Ник арта гомер көзендә Яшьлекне сагынулар?
Мин сагынмыйм яшьлегемне, Сагынсам да кайтмый ул. Сулар кире акмагандай Кояш ике батмый ул. Мин сагынмыйм яшьлегемне, Сагынсам да кайтмый ул. Сулар кире акмагандай Кояш ике батмый ул.
Гомер агышларын сизми Эшчәннәр һәм түземнәр. Бәхеттер килер буынга Кемнең әйтер сүзләре бар.
Әйтер сүзләр бар әле ул. Әйтелеп бетелмәгән. Елларның иң кадерлесе Алда ул үтелмәгән. Әйтер сүзләр бар әле ул. Әйтелеп бетелмәгән. Елларның иң кадерлесе Алда ул үтелмәгән.
Әйтер сүзләр бар әле ул. Әйтелеп бетелмәгән. Елларның иң кадерлесе Алда ул үтелмәгән. Әйтер сүзләр бар әле ул. Әйтелеп бетелмәгән. Елларның иң кадерлесе Алда ул үтелмәгән.