Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Караван-сарай - Тугайында | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә лә каршы баралмый,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.

Карурманга таба
Чишмә чыңлап ага,
Җил көчәйтә аның агышын.
Мин утырам тыңлап,
Шул сулардай чыңлап,
Агып китәр микән сагышым?

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Канатларын җилпи җилләрдә,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелләрең синең кемнәрдә?

Другие названия этого текста
  • Караван-сарай - Тугайында (0)
  • ♫ Нафкат Нигматуллин - Сине уйлап янам (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-