Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ирфан Измайлов - Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән Бәхет агачыннан... | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре...

Тормыш ваклыгына күмелделәр
Әниемнең чакыру сүзләре.
Туган өем көткән биш күз белән,
Бишесе дә — әни күзләре.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре...


Другие названия этого текста
  • Ирфан Измайлов - Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән Бәхет агачыннан... (0)
  • Ирфан Измайлов - әни күзләре... (0)
  • Ирфан Измайлов - Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет эзләп киттем туган җирдән Бәхет агачыннан өзелдем. Кайтып киләм әни сукмагыннан, Кая әниемнең эзл&# (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-