Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильяс Ф. - Гомерлэр утмэгэн...(А.Хусаинов муз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Гомерләр үтмәгән
Азат Хөсәенов көе Шәмсия Җиһангирова сүзләре

Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде җиргә дип моңланма.
Кадерләрен белеп алтындай гомернең
Син яшәп калырга соңлама.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Елыйбыз, көләбез — яшибез бит әле.

Без китте дип җирдән, тукталмас гомерләр,
Яшәрләр, сөярләр безнеңчә.
Карамый кешегә, иртәсе-киченә,
Син яшә бу җирдә үзеңчә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Сөябез, янабыз — яшибез бит әле.

Килгәнбез бу җиргә мәңгегә түгел лә,
Йолдыздай бер балкып сүнәргә.
Изге эш-гамәлләр кылсак без әгәр дә,
Калырбыз сагынып сөйләргә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Йолдыздай балкыйбыз — яшибез бит әле.
Саябез, янабыз — яшибез бит әле.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4
Видео
Нет видео
-