Pesni.guru - сайт для Гуру
Әниемнең көне бүген,
Бүләгем – тәмле сүзем!
Шул сүзләрне көйгә салып,
Җырлармын кайтып үзем…
КУШЫМТА:
Елмайтасым килә сине,
Бер кочып юатасым…
Чал чәчеңне карайтасым,
Гомерең озайтасым!
Кушыл, әни, җырларыма,
Моңлансын, әйдә, күңел!
Хәсрәт, дәрья-читтән ура,
Син безгә юлдаш түгел!
КУШЫМТА:
Елмайтасым килә сине,
Бер кочып юатасым…
Чал чәчеңне карайтасым,
Гомерең озайтасым!
Өстәлеңдә йөзләгән хат,
Рәхмәт сүзе өзелми.
Туганнарың һәм дусларың
Бары тик бәхет тели!
КУШЫМТА:
Елмайтасым килә сине,
Бер кочып юатасым…
Чал чәчеңне карайтасым,
Гомерең озайтасым!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1