Ни пычагыма калган, Үзгәрде, китте заман? Элек кызыл булган әләм Төрле төскә буялган. Пионер-комсомоллар Кайдадыр югалдылар, Ә бит Ленин-бабабыздан Башланган иде юллар.
Бик үзгәрде замана, Эт чаба дип бет чаба. Элек бәдрәф бушка иде, Хәзер ул да акчага. Өч тапкыр әйткән идең, Укырга, диеп, кирәк. Бар да диплом сатып ала, Эшләгән кеше сирәк.
Без октябрьдә туганбыз, Без октябрь баласы. Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы.