Pesni.guru - сайт для Гуру
Белдеңме, белмәдеңме,
Күрдеңме, күрмәдеңме?
Белмәсәң дә кемлегемне,
Сиздеңме эзләвемне?
Үзең дә эзләдеңме?
Кушымта:
Очрашу мизгеле күңелле,
Бәхеткә күмә ул күңелне,
Мәхәббәт озайта гомерне,
Син миңа шуңа да кадерле.
Иң якты өметемне
Телимен өзмәвеңне,
Бергә–бергә гомер буе
Телимен яшәвеңне,
Бәхетле яшәвеңне.
Кушымта.
Сөйлимме серләремне,
Шатлыклы хисләремне,
Синең белән гомерлеккә
Бәхетле икәнемне,
Син инде беләсеңме?
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1