Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ИЛЬНАЗАР - кадерлем дип эндэшу | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кыр казлары кебек ул да
Сулар,гөлләр ярата.
Аккош күлләренә барып
Күңелләрен юата.

Кояш белән уяна да,
Кошлар белән серләшә.
Мин дә аны якын күреп
Аккошым дип эндәшәм.(х2)

Әнә шундый серле кызны
Сез дә килеп күрегез.
Гашыйк булу кирәк түгел,
Ул - минеке, белегез!

Нинди бәхет - аның белән
Бер күрешеп сөйләшү,
Күзләренә туры карап
Кадерлем дип эндәшү.(х2)

Кулларында гөлләр үсә,
Кулы җиңел, күрәсең.
Үзе уңган, үзе чибәр,
Күзләр генә тимәсен.

Гөлләр кебек назлый-назлый
Аңа гына җыр язам.
Җырым аша әйтәм аңа
Булма диеп җан ярам.(х2)

Нинди бәхет - аның белән
Бер күрешеп сөйләшү,
Күзләренә туры карап
Кадерлем дип эндәшү.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-