Pesni.guru - сайт для Гуру
беркем белмәс
язам сиңа шигырь,
иң биек күкне кочып,
канатсыз гына Җир өстеннән очып.
күрдем анда бүген
чәчәкләр бәйләмнәрен,
матур көнен-төнен,
кешеләр бәйрәмнәрен.
юк, онытмас идем сине,
яратсаң, яратсаң иде мине...
бүләк итәм көен...
без яңгыр белән бергә
сөендек никтер
син чыланып кайткач өйгә.
бикле ишекләрдән
чыгалмас синең хисең.
урамнар ташый,
ә син яратмам дисең...
юк, онытмас идем сине,
яратсаң, яратсаң иде мине...
беркем инде күрмәс
нурлы күзләреңнең яшен.
яңгыр астында калып,
елау яшерен...
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1