Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ильдар Хакимов - Арада салкын жил | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Каршыма киләсең, “ялгыштым,” - диясең,
“Ул бәлки ышаныр,” – димә син.
Барыбер киләсең, ни өмет итәсең?
Ялганны кичермим – беләсең.

Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.

Ышанмыйм мин сиңа, “гафу ит,” – димә син,
Берьюлы кичердем, көлмә син.
Оныттың, күрәмсең, акылга килерсең,
Кабаттан кичермәм – түзәрсең.

Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.

Ялгышу, беләмсең, бер була, төшенсәң,
Сабырың канатың, тимә син.
Алда бит гомерең, “нигә ул?” – димә син,
Җилләрдә канатсыз нишләрсең?

Арада салкын җил, табынма узганга,
Күземә ялварып карама.
Өметне алдама, түзмәмен ялганга,
Уйнаклап җил керде арага.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Ильдар Хакимов "Алтын алма" Ильдар Хакимов "Алтын алма"
    Ильдар Хакимов "Алтын алма" Юбилейный концерт Зуфара Хайретдинова.