Pesni.guru - сайт для Гуру
http://vk.com/urazova_khakimov
(...)
1. Туйлар үтте, сөю вәгьдә итеп
Бергә булырбыз дип гомергә.
Сөю учагында яна-яна
Ни күрсәк тә бергә күрергә.
КУШЫМТА:
Гомер юлы тайгак, сикәлтәле
Биргән вәгъдәләрне аклый бел.
Язмыш сынаулардан узган чакта
Булган бәхетеңне саклый бел.
2. Дөнья көтү hәрчак бәйрәм түгел,
Җил-давыллар каршы исә ул.
Көтмәгәндә кеше башларына
Кайгы-хәсрәтләр дә төшә ул.
3. Тик мәхәббәт кенә сүрелмәсен,
Без кабызган сөю шәмнәре.
Тормыш дәрьяларын кичкән чакта
Балкып янар яшәү гамьнәре.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1