Pesni.guru - сайт для Гуру
Алтын алма
Алманың алтын чагы,
Көзләрнең салкын чагы.
Алтын алмам, кил яныма –
Ачык кайнар кочагым.
Кушымта:
Алтын алмаларда гына
Җәйнең кызу айлары.
Әллә миңа гына тиде
Алманың иң кайнары.
Ачык кайнар кочагыма
Кер әйдә, җылытармын –
Көзнең ачы салкыннарын
Гомергә онытырсың.
Кушымта.
Аңладым нигә алманың
Алтын ул дигәннәрен,
Алтын алмам, кайнар алмам
Нәкъ миңа тигәнгәдер.
Кушымта.
Другие названия этого текста
- Илдар Хәкимов... - Алтын алма...(минус) (0)
- Илдар Хәкимов - Алтын Алма (0)
- Илдар Хәкимов - Алтын алма (минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1