Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Илhам Шакиров - Син сазынны уйнадын | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Татар халык көе
Н.Исәнбәт сүзләре

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгърем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым,
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.

Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың;
Яңрады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым;
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.

Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңгырап үтте гомерләр,
Син сазыңны уйнадың.


Другие названия этого текста
  • Bashkarma(Mishar Tatar) - Sin sazinni uynadin (1)
  • Дарья Стерякова - Син сазыңны уйнадың (1)
  • Илhам Шакиров - Син сазынны уйнадын (0)
  • Дарья Стерякова - Син сазынны уйнадын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-