Pesni.guru - сайт для Гуру
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Другие названия этого текста
- Зуля Камалова - Күбәләгем (0)
- Язиля Мухаметова - Күбәләк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2