Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Зу-Ляй-Ля - Аерылмагыз | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Зу-ляй-ля - Аерылмагыз Зу-ляй-ля - Аерылмагыз
    Венера Ганиева http://vkontakte.ru/club23654273. Зиля Сунгатуллина http:// vkontakte.ru/club26819676. Римма Ибрагимова
  • Виль Усманов и Зу-ляй-ля - Аерылмагыз Виль Усманов и Зу-ляй-ля - Аерылмагыз
    Виль Усманов http://vk.com/club51814956 Концерт Виля Усманова 19.03.13 г. в Татарской филармонии.
  • Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар
    Зу-Ляй-Ля - Пар балдаклар .... Зө-Ләй-Лә «Кояш булып көл» (Зу-Ляй-Ля) - Duration: 4:23. by Татарское видео и музыка ...