Pesni.guru - сайт для Гуру
(Мирхади Разов сүзләре, Виталий Агапов көе)
Җимешләрен кошлар чүпли,
Кызарып пешкән миләш.
Җанда миләш әчеләре,
Миңа кем бирер киңәш?
Кушымта:
Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.
Җимешләрнең кызыллыгын,
Охшатам йөзләреңә.
Син киткәннән бирле яшим,
Ямансу көзләремдә.
Кушымта:
Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.
Миләшнең әчелеген,
Йөрәккә дәва диләр.
Ялгыз калган гашыйкларны
Ятимнәргә тиңлиләр.
Кушымта:
Өзеп миләш тәлгәшләрен,
Кададым чәчләремә.
Белмәдем аерыласын,
Чыланып яшьләремә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1