Pesni.guru - сайт для Гуру
Сагынма-коллык булыр дидең,
Алкалар бүләк иттең,
Алкалар бүләк иттең дә,
Үзең калдырып киттең.
Карадым асыл ташларга
Яратып, исем китеп.
Биргәнсең икән аларны
Аерылу төсе итеп.
Алкаларым-сигез кашлы,
Сигезе-сигез тамчы.
Сагындырып сындырмачы,
Үзең янымда калчы.
Бөтенләйгә киттеңмени?
Алкалар төсеңмени?
Алкаларым-сердәшләрем
Пышылдый исемеңне.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1