Pesni.guru - сайт для Гуру
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
Бәгеркәем сине күрде исә.
Кайгы-хәсрәтем дә юк кебек,
Йөрәккәем яна ут кебек.
Газапланам иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк хисләрем.
Яннарыма гына килсә иде,
Сөям сине, бәгърем, дисә иде.
Күзләреннән алмый күзләрем
Әйтер идем йөрәк серләрем.
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
Бәгеркәем сине күрде исә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1