Таңдан искән җилләр кебек, Гомерләр узып бара. Безнең гомер әйтерсең лә Күз ачып йомган ара. Тәгәри гомер йомгагы, Юлларны саный-саный. Тотам димә ул йомгакны, Тәгәри, һич туктамый.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
Ашкынабыз... Безнең гомер Гел тоташ бәйрәм түгел. Узган гомерләрне уйлап, Моңлана кайчак күңел. Ни булса да, безгә гомер Тик бер генә бирелә. Гомер - мизгел, Шул мизгелнең кадерләрен бел генә.
Безнең гомер - чишмә челтерәве ул, Кайтавазы ерак язларның. Безнең гомер - күкләр күкрәве ул, Моң-сагышы киек казларның...
Другие названия этого текста
диля и булат нигматуллины - Безнен гомер(минус,задавка) (0)
Диля Нигматуллина и Булат Нигматуллин - Безнен Гомер (минус) (ЗАДАВКА) [http://vk.com/zadavki] (0)
❤Булат Нигматуллин и Диля Нигматуллина - Безнен гомер (0)
Дила Нигматуллина & Булат Нигматуллин - Безнен гомер (0)
Дилэ хэм Булат - Безнен гомер(задавка+н) (0)
Айнур Каюмов feat Динара Хузина - Безнен гомер (0)