Pesni.guru - сайт для Гуру
Бураннарга каршы барам,
Томаннарда югалам.
Юл булмавын беләм үзем,
Кабат сиңа юл алам.
Кушымта:
Каршы чык, каршы ал! -
Үтенечем бер генә.
югалтмады сине йөрәк.
Өнем - төшем син генә.
Ялгыз калгач, күзләр талгач,
Барлыйм йолдызлы күкне,
Яктыраклар да бар сыман,
Тапмыйм синең кебекне.
Кушымта.
Эзләгәннәр таба, диләр,
Өметем - туар көндә.
Татлы сөю кочагында
Калырбыз әле бергә.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1