Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гульнара Тимержанова - Кеттерме. | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Көттермә
Оскар Усманов көе Фәнис Яруллин сүзләре

Син бит миңа барыбер киләчәксең,
Килми йөреп гаҗиз иттермә.
Көткәннәргә минуты да озак,
Көттермәче,шатлык көттермә.

Көттермә,көттермә,көттермә,
Яшибез без җирдә бер генә.
Күтәрсен биеккә,биеккә
Нурлардан яралган өермә.

Адресымны,бәлки,белмисендер,
Йөрисеңдер шунар гел читтә.
Гомер - мизгел,гомер үтә-китә,
Көттермиче,сөю көттермә.

Көттермә,көттермә,көттермә,
Яшибез без җирдә бер генә.
Күтәрсен биеккә,биеккә
Нурлардан яралган өермә.

Бер нәрсә дә җирдә ялгыз түгел,
Шатлык - кайгы йөри гел бергә,
Колач җәеп киләчәккә чабам,
Каршыма чык,бәхтем ,көттермә.

Көттермә,көттермә,көттермә,
Яшибез без җирдә бер генә.
Күтәрсен биеккә,биеккә
Нурлардан яралган өермә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-