Pesni.guru - сайт для Гуру
http://vk.com/urazova_khakimov
(Оскар Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре)
1. Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.
КУШЫМТА:
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.
2. Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә...
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.
3. Гашыйк булу бер күрүдә -
Яшен ул йөрәкләрдә...
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1