Pesni.guru - сайт для Гуру
Күпме мизгел көттем,
Үзем янып-көйдем,
Ишетер өчен синең сүзләрне.
Син,иркәм, "Юк" дидең,
Миңа каршы килдең,
Күрә алмадым синең күзләрне.
Ашкынам яныңа,
Чын күңелдән сөям.
Синең өчен,җаным,
Утта янам-көям.
Төшләремә кердең,
Сине эзләп йөрдем,
Табалмадым синең эзләрне.
Чын күңелдән сөйдем,
Ә син миннән көлдең.
Аңламадың минем хисләрне.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1