Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Вәсилә Фәттахова - Шахтер җыры | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Шахтер җыры
Наиль Шаймарданов көе Хайдар Ахметшин сүзләре

Җибәргән дә җилгә җиләннәрен
Уйнап килә тальян гармунын.
Уйный-уйный,ахры,оныткандыр
Мәшәкатьле дөнья барлыгын.

Яшь түгелә кайчак,кемдә булмый.
Бер картлык та була,яшьлек тә.
Кайтмас инде,кайтмас яшь гомерләр,
Кире кайтмас,кайтмас дәшеп тә.

Үзе уйный,үзе җанын тырный
Үткән инде янып гомеркәй.
Гомеркәйләр үтсә үтсен икән,
Чабылмасын гына күмердәй.

Барган көйгә яше тама җиргә,
Хәтерлидер шахтер бүген дә,
Күмер чапкан аның яшь чаклары
Үткән икән шахта төбендә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-