Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Сайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Агыйлделгә басма салдым
Каенын сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1