Pesni.guru - сайт для Гуру
Карлы-бозлы яңгыр,
Тәрәзәмә кагыл,
Синең тавыш басар сагышны.
Икәү бергә көткән
Ләйсән яңгыр явып үткән,
Яңгыр ява - көзнең сагышы.
Карлы- бозлы яңгыр,
Битләремә кагыл,
Керфек-кашларымны бизә син!
Сизгән идем алдан,
Йөреп озын-озак юлдан,
Яңгырлардан синең бизәсең.
Карлы-бозлы яңгыр,
Кулларыма кагыл,
Туңса - туңсын, әйдә, өшесен.
Күңелем җылыткан,
Сөюдән шашып елаткан,
Иң кадерле, изге кешем син!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1