Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова суз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Очраттым да сине гашыйк булдым,
Гомерлек яр булдың үземә.
Сокланыплар һаман туя алмыйм,
Ай-кояштай нурлы йөзеңә.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Мин бәхетле сине очратканга,
Ходаема мең-мең рәхмәтле.
Бары синең генә янәшәңдә,
Таптым мин бит олы бәхетне.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә

Күңелемнең нурлы кояшы син,
Гомеремнең тугры юлдашы.
Саф мәхәббәт, тигезлектә булсын,
Бәхетләргә илткән юл башы.

Яшьлектә иң гүзәл таңнарда,
Язмышны бәйләдек гомергә.
Алтын балдак — вәгъдә билгесе,
Яшик шулай бергә мәңгегә


Другие названия этого текста
  • Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Г.Шакирова суз.) (0)
  • Айгиз Ахметов - Язмышны бәйләдек гомергә (Эльвира Хаматнурова- Гулнара Шаймухаметова) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-