Гуру Песен
Популярное
Найти
Летние песни
Детские
Cамая смешная
Застольные
А
Б
В
Г
Д
Е
Ж
З
И
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Э
Ю
Я
#
A
B
C
D
E
F
G
H
I
J
K
L
M
N
O
P
Q
R
S
T
U
V
W
X
Y
Z
Азат Вахитов - Син сазынны уйнадын | Текст песни
Тексты песен
Азат Вахитов
Син сазынны уйнадын
Pesni.guru - сайт для Гуру
Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.
Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар…
Син сазыңны уйнадың.
Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.
Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.
Яңгырап үтте гомерләр,
Син сазыңны уйнадың.
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Азат Вахитов - "Син сазынны уйнадын" 4K TRFILM
Азат Вахитов - "Син сазынны уйнадын" 4K TRFILM ... Альбина Хакимова -- Кире кайт син мина уткэннэн [HD ...