Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ITTIFAQ - Март | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Беренче хатларың әле һаман исемдә,
Кулыма алганда мин кабат исерәм:
Йөрәктә әллә кем, әйткәндә дөресен,
Үтенә: яшәсен, торсын,- дип.

Бер кулым, тилереп, шырпыга тартыла,
Яндырам дип сине мәхәббәт утында.
Кыскарта ул һаман күк белән араны,
Мин көлгә әйләнеп барамын...

Яңадан, астыртын, беркемгә әйтмичә,
Икебез турында уйладым мин кичә.
Кошларга кызыгып, аларның – кешечә,
Ә безнең – безнеңчә, дип әйттем мин
Ничә... Әйтче, күпме, үтте?
Еллар хыялларыбызны сүтте,
Күпме иреннәр сине үпте,
Ничәсе эзләрен калдырды?

Син үлсәң, мин дә үләм,- дип
Язган хатларың әле исән.
Тик син югалдың, югалдың ник?
Бер хәбәр биреп кенә китсәң...

Син үлсәң, мин дә үләм,- дип
Язган хатларың әле исән.
Тик син югалдың, югалдың ник?
Бер хәбәр биреп кенә китсәң...

Кем-кем ярата белә? Әйт!
Кем-кем сагынып көтә? Әйт!
Язның беренче көнендә үк
Безне аерып куйды...

Кем-кем ярата белә?
Кем-кем сагынып көтә?
Олы юлның куе тузыны
Безне аерып куйды...

Бу язның беренче көнендә үк
Югалабыздыр күктә яшеннәр күк...
Күзләрем су булса да, йөрәгем – ут!
Мин тәмам көлгә әйләнеп
Беттем. Өметләр өзелде, эчемдә бушлык...
Булмастыр инде безгә кавышып... Ник?
Канаган йөрәкнең типкән тавышын
Ишеткәнең бармы синең? Тыңла...
Тыңла…
Нигә соң хисләр икегә ярыла?
Нигә соң ерак аралар, еллар
Безне гел ятим калдыра? Аңлат...

Кем-кем ярата белә? Әйт!
Кем-кем сагынып көтә? Әйт!
Язның беренче көнендә үк
Безне аерып куйды.

Кем-кем ярата белә?
Кем-кем сагынып көтә?
Олы юлның куе тузыны
Безне аерып куйды.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-