Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

ITTIFAQ - Kuldan kulga | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Димәк, җәмәгать, безнең бүген аукционда
сатуда беренче лот - дуслык.
Икенче лот- мәхәббәт,
Өченче лот – Ватан.
Дуслыкның башлангыч бәяес – 10 сум.
Әйдәгез, кем күбрәк,
- 15 сум бирәм..
- 15 сум- бер, 15 сум - ике, 15 сум - өч, сатылды.

Бирдең-алдың, кире бирдең, кулдан-кулга күчеп йөрде
Яшел кәгазь кисәгенең күңелдә калган кара таплары.

Кулдан-кулга йөри кеше алдау серләре,
Әйе, начар гадәт, ләкин берсе дә кире какмады,
Тагы сорады, күзгә карап алдады,
Бу бәндәгә акча җитми мәллә? Җавапны тапмады.
Кая тәгәрәгәнен беләбез бу дөньяның,
Тоткасын урлаганнар, башка төскә буяп сатканнар,
Асрамага акыл бирәм – кем ала?
Көлдермә, кит инде, бүген башка замана,
Кем ничек тели, шулай кылана,
Фатирын сатып җибәргәнче уен уйный, аннары барып кайтып асылына.
Алдау серләрен ачам, табышын көтәргә икән кайчан?
Мин беренче урынга ашыгам, башкалары ашыга,
Этә-төртә менә бу алтын тау башына.
Хәзер кара инде: мактаулы урын алгансың, юньләп кара:
Юләр, төп башыңа утыргансың.

Бирдең-алдың, кире бирдең, кулдан-кулга күчеп йөрде
Яшел кәгазь кисәгенең күңелдә калган кара таплары.

Бу хәлләр онытылмас, хатирәләр авыр,
Күзләремне чылата ул, күңелемдә яңгыр,
Әйләндереп куйды тормышның астын-өстен
Акча дигән ханым белән танышкан беренче көн.
Егетләрне саклагыз, гайбәт сатмагыз,
Тормышларын мескеннәрнең җимермәгез, ватмагыз,
Шуларны да югалтсак бит, безгә кемнәр калыр?
Гарипләр, авырулар, черегән Казан байлары,
Уллары урыннарына тыгылып карасаң,
Шундук телсез-колаксыз калырсың,
Кабинетлары кая төкермә - абзар,
Күркәләр утыра безне асрап.
Ленин бабай да әйткән бит, укыгыз җүнләп дип,
Тик үзе дә моңарчы куып чыгарылган ник?
Яшелчәсен вакытында бирмәсәләр,
Әнкәй, саубул, армия, сәлам!

Бирдең-алдың, кире бирдең, кулдан-кулга күчеп йөрде
Яшел кәгазь кисәгенең күңелдә калган кара таплары.

Әй, җәмәгать, бу нәрсә бу, мин аңламыйм, ватанны сатып алучы кеше юкмыни?
Соңгы лот калды бит инде. Бер тиенгә дә сатып алучы булмасмы?
-Хе-хей, мә, кирәк ул безгә!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-