Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

IndiVa - Мизгелләр (http://vk.com/indi_va) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

1.Тәүге сөю килгән язгы көннәр,
Әкияттәй серле иделәр.
Минутлары белән искә төшәр,
Истә кала торган мизгелләр.

Кушымта:

Гүзәл иде сөю бакчалары,
Чәчәк атты хуш исле гөлләр.
Мәхәббәтнең борма сукмаклары,
Онытылмаслар, сихри мизгелләр.

2.Дулкынланып сөю аңлатканда,
Кавыштылар кайнар иреннәр.
Искә төшәр, нурлы таң атканда,
Кабатланмас татлы мизгелләр.

Кушымта: (шул ук)

3.Тәүге сөю, гүзәл, ямьле көннәр,
Мәңге онытылырлык түгелләр.
Янып көю, дәртле, татлы төннәр,
Истә калырлар ул мизгелләр.

Кушымта: (шул ук)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-